<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><title>Хәзер бар минем тере Аллам</title>
<lyrics>[V1]
 Хәзер бар минем тере Аллам
 Аннан мәңгелек тормыш алам.
 Кирәк түгел башка аллалар
 // Тәкъдим итсәләр дә башкалар. //

[V2]
 Ходайга китердем потларны
 Үземдәге бар гөнаһларны.
 Ул гөнаһларымны кичерде
 // Чишмәсеннән суын эчерде. //

[V3]
 Алла мәрхәмәтенә төрде,
 Миңа Изге Рухыннан өрде,
 Тормыш китабына теркәде,
 // Шәфкать нурларына бөркәде. //</lyrics>
<hymn_number>113</hymn_number>
</song>